Ул гуманитар йөк тапшырды.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина хәрбиләргә гуманитар йөк илтеп тапшырды. «Хәрбиләрнең соравы буенча 150 тоннага якын йөк җыйдык. Йөк составында 4 бронекабиналы «КАМАЗ» йөк машинасы, тәгәрмәчләр, запас частьләр, резин лента, ягулык һәм су өчен кублар, маскировка челтәрләре, ризыклар, балалардан хатлар, туганнарыннан посылкалар бар иде», – дип хәбәр итте Әлфия Когогина.
Ул егетләрне үзенең туганнары кебек яратуын, берничә айдан алар янына кабат барачагын әйтте.
«Аңа кадәр егетләрнең гозерләрен үтим: әти-әниләре янына барам, кайберләренә сәламәтлекләрен ныгыту өчен ярдәм итәргә кирәк», – диде.
Фотолар Әлфия Когогинадан алынды.
Нет комментариев