Әлеге учреждениене быел ачарга планлаштыралар.
ГЭС бистәсендәге элекке онкология диспансеры бинасында офтальмология үзәге ачыла. Бүгенге көндә биредә ремонт эшләре тәмамлану алдында. Яңа консультатив-диагностик офтальмология бүлекчәсе республиканың бөтен төньяк-көнчыгышында яшәүчеләр өчен югары технологияле үзәк булачак.
Масштаблы капиталь ремонт бүлмәләрне бизәүне генә түгел, ә заманча медицина җиһазлары, мебель, инвентарь сатып алуны, шулай ук тирә-як территорияне төзекләндерүне үз эченә ала.
Шәһәр Советы депутатлар капиталь ремонт барышы белән таныштылар. Чаллы мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина республика хакимияте ярдәменең мөһимлеген билгеләп үтте.
«Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм республика Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән шәһәрдә тулы канлы офтальмологик үзәге ачыла. Ул халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерчәк. Медицина учреждениесе ачылачак бинаны сыйфатлы ремонтлаган өчен зур рәхмәт», – диде ул.
Яңа Үзәкне РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, шәһәр советы депутатлары Ринат Алимбәков, Резеда Мәүҗитова, Ирина Нургатина һәм Евгений Михайлов карады.
Әлфия Когогина проектның югары социаль әһәмиятен ассызыклады.
«Офтальмологик ярдәм мәсьәләләре – иң мөһим һәм иң соралганнарның берсе. Без хезмәттәшләр белән бу объектны якташларыбыз сәламәтлегенә кертем дип саныйбыз. Үзәк ярдәмне чаллылыларга гына түгел, ә сорау югары булган күрше районнар халкына да күрсәтәчәк. Бүген без Шәһәр Советы депутатлары белән эшләрнең ничек баруын карадык: барысы да план буенча, бернинди артта калу юк, төзелеш тәмамлану алдында. Җиһазларны урнаштыруны оештырырга һәм иң мөһиме: табибларны җәлеп итәргә кирәк», – диде.
Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды.
Нет комментариев