Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Альмира – милләтебез горурлыгы

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей укучысы Альмира Насыйфуллина “Шаян ТВ” телеканалына барып кайтты. Кызны анда “Ак калфак” республика татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы уздырган дүртенче Бөтенроссия “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесендә катнашып, җиңгән өчен чакырдылар. Альмира 100 дән артык туташ арасыннан финалга үтте.

7 кыз арасында җиңеп, беренче дәрәҗәдә лауреат исеме алды. 

Альмира Тукай районы “Татарстан совхозы” поселогында саф татар гаиләсендә туып-үсә. Әнисе Гөлнар, әтисе Фәнил, абыйсы Әмир өйдә фәкать татарча гына сөйләшәләр. Бу гаиләдә кичләрен бергәләп татарча китаплар уку гадәте булган. Шуңадыр да балалар, татар милләтенең горурланырлык вәкилләре булып үсәләр. Мәктәпне дә эшчәнлеген милли рухта алып бара торганын сайлаганнар. 
- Гали Акыш исемендәге лицей-интернатта фәннәрне тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге дә тудырылган. Укытучылар безгә ныклы белем бирергә  тырышалар. Мин укытучыларымның йөзенә кызыллык китермәсәк тырышам, унынчы сыйныфны бишле билгеләренә генә тәмамладым. Каникул дип тормыйм, дәүләт имтиханнарына әзерләнәм. Ял иткәндә футболкаларга бизәкләр чигәм, бадминтон уйныйм. Уку вакытында фәнни-гамәли конференцияләрдә, бәйгеләрдә катнашам. “Калфаклы кыз” бәйгесенең  беренче этабы Чаллыда узды. Анда җиңдем һәм Казанга барып шәһәребез татар кызлары данын якладым. Җиңеп, беренче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булдым. Бу бәйгедә катнашырга ярдәм иткән һәркемгә – әти-әниемә, абыема, туганнарыма, Гали Акыш исемендәге лицей коллективына, укытучыларга, поселогыбызның мәдәният йортында эшләүчеләргә, “Ак калфак” оешмасынарәхмәтем чиксез, - диде ул үзе турында. 
Лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова әйтүенчә, кыз үзен төрле яклап сынарга тырыша. “Ул – әдәпле, тырыш, белемле чын татар кызы. Безнең таянычыбыз. Милли бәйгеләрдә катнашып җиңә, лицеебызны данлый. Киләчәктә табиб булырга җыена. Без аның зур хәрефләр белән языла торган чын табиб булачагына ышанабыз”, - диде. 
Альмира өчен зур һәм кечкенә җиңүләр юк. “Мин һәр җиңүне тормышымда зур вакыйгага итеп кабул итәм. Соңгы арада Мулланур Вахитов исемендәге 4нче бөтенроссия фәнни практик конференциядә – өченче, татар теле һәм әдәбияты буенча өченче бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек булдым. Химия буенча олимпиадада шәһәрдә җиңдем. Бәйгеләрдә катнашу укуга зыян салмый. Мин күңелемә якын һәм көчем җитәрлек бәйгеләрдә генә катнашам. Укытучыларым, әти-әниемнең, сыйныфташларымның ярдәме һәм минем өчен җан атулары нәтиҗәсендә аларда җиңеп киләм. Һәр җиңүем өчен гаиләм, мәктәбем генә түгел, дусларым да сөенә”, - ди кыз. 
Альмира үз алдына 11нче сыйныфны медальгә тәмамлау максаты куйган. Тырыш кыз һичшиксез максатына ирешеп, табиб булу хыялын тормышка ашырыр. Укытучылары әйтүенчә, Альмира – максатчан һәм уңган кыз. Ул лицейның интерантында яшәп, укый. “Тәрбиячеләр бик әйбәт. Безне үз балаларыдай яраталар. Гел ярдәм итәләр. Монда без мөстәкыйльлеккә өйрәнәбез”, - ди язмам герое. 
Яшьтәшләреннән аермалы буларак, Альмира Насыйфуллина иҗатка гашыйк. Ул шигырьләр язарга ярата. Әдәби әсәрләр һәм китаплар укырга ярата. “Ак калфак”  бәйгесендә җиңеп, үзенең бөек татар милләте кызы булуына тагын бер кат инанган. “Милләтнең горурлыгы итеп үстергәннәре өчен әти-әниемә рәхмәтем чиксез. Мин татар милләте, үземнең шул милләтнең бер вәкиле булуым белән горурланып яшим”, - ди ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәләтле балалар