Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Артур үз акчасына подъездда ремонт ясаган

Артур Королев бүгенге көндә чын герой. Ул дуслары белән бергәләп күпфатирлы йортта ремон ясаган

Артур беренче катны һәм тамбурны төзекләндерү өчен үзенең 90 мең сум акчасын тоткан. Быел инде бөтен подъездны ремонтламакчы. Өстәвенә әле велосипедлар, көрәк, чана-чаңгылар саклау өчен контейнер да куймакчы. “Идарәче компания белән сөйләшеп, агымдагы ремонтка күздә тотылган акчадан файдаланмакчы булам. Әйтик, идарәче компания стеналарны чистартса, буяу, шпаклевка эшләрен үзем башкарачакмын”, – ди эшмәкәр.

Беренче катны үзе ремонтлый башлагач, эшнең тиз генә барып чыкмаячагын аңлап, дусларын ярдәмгә чакырган. Шулай итеп, 15 кеше җыелган. Алар, бергәләшеп, стеналарны тишкән, чистарткан буяган, чүп-чар чыгарган һ.б. Егетләр тамбурны һәм подъездның беренче катын ике ай эчендә тулысынча төзекләндергән.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото: Челнинские Известия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев