Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Асфальтны кар өстенә салырга рөхсәт иткәннәр?

Моңа кадәр юл эшчеләре, кыш дими, яз дими, үз-үзләрен аямыйча, карда, буранда, яңгырда, давылда асфальт сала иде. Моны күреп, күпләр канәгатьсезлек белдерде, чөнки ул асфальт озакка чыдамый иде. Хәзер юлчылар бу эшне тыныч күңел белән башкара алачак, имеш.

 

Аларга начар һава шартларында, төгәлрәге, явым-төшем булганда һәм урамда температура минус торганда асфальт салырга рөхсәт ителде.
«Росавтодор» әзерләгән документта техрегламент, СНиП һәм ГОСТтагы барлык нормалар да берләштерелгән. Аларда күрсәтелгәнчә, асфальтны явым-төшем вакытында, 10 градуска кадәр салкын көнне җәяргә мөмкин. Әмма эш башлаганчы, өслекне кардан, боздан, тузан һәм пычрактан чистартырга, шулай ук термоҗылыткыч белән киптерергә кирәк булачак. Аннан соң, асфальт җәяр алдыннан, юлны битум белән каплау мөһим. Көн суык торганда, асфальт җәя торган җайланмаларны да күбрәк кулланырга туры киләчәк. Бу – эшне тизрәк башкарып чыгарга ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта көнгә 5 миллиметрдан күбрәк явым-төшем яуганда, асфальт салу тыела.
Дүшәмбе республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән Хөкүмәт киңәшмәсендә республикада асфальт салуны 20 ноябрьдә туктату, аңа кадәр һава температурасы 5 градустан салкынрак булса, асфальт салынмаска тиеш, дип карар ителгән иде... Бу очракта юлчылар кемнең карарын үтәргә тиеш икән?
 

 

https://kiziltan.ru/news/15771-asfaltny-kar-sten-salyrga-rhst-itknnr.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев