Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Атылган йолдыз кебек мәңгелеккә китеп барды

«22 ел узса да, әниебезне юксынмаган көнебез юк», - ди җырчы Вафирә Гыйззәтуллинаның кызы Камилә.

Сентябрь –  татар җыр сәнгатенә зур югалтулар китергән ай. 2001 елның 16 сентябрендә  Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллина, 2020 елның 14 сентябрендә Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева, 2023 елның 14 сентябрендә халкыбызның сөекле җырчысы, Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова мәңгелеккә китеп барды. 

Бүген татар халкының моңлы, затлы җырчысы, туган телебез, республикабыз өчен үзен аямыйча көрәшкән Вафирә Гыйззәтуллинаның вафатына 22 ел тулды. Вафирә ханымның 1990 елларда мәйданнарда башкарган «Ком бураны» җыры ул чакта татарның гимнына әйләнде.

Вафирә Гыйззәтуллинаны сәхнәдәшләре зәвыклы киенүе, халык һәм мәшһүр композиторларыбызның җырларын югары профессиональ дәрәҗәдә башкарганы өчен үзләренә үрнәк итеп куя иделәр. «Бүгенге яшь җырчылар аңардан үрнәк алырга тиеш», – дигән иде ТРның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина. 

Вафирә апа минем якын дустым иде. Казанда, студент елларындагы дуслыгыбыз, мин Чаллыда «Шәһри Чаллы» газетасында эшләгәндә дә дәвам итте, Аллаһка шөкер, ахыргача дус булып калдык. 

Вафирә ханым «Шәһри Чаллы»ның юбилейларына килеп, газетабыз турында җылы сүзләр әйтеп, укучыларыбызга үзенең иң матур җырларын бүләк итеп китте. Үзенең тормышы җиңел булмаса да, һәрвакыт башкаларга булышып, якыннары, туганнары, дуслары өчен борчылып, кайгырып, барысына да булышып яшәде.

Вафирә ханымның вафаты турындагы хәбәрне ишеткәч, яшен суккандай булды. Чаллыда яшәүче сеңелесе Рабига ханым  «Зөлфия, апа үлгән. Камилә авыр хәлдә Мамадыш районы үзәк хастаханәсендә, Камил дә хастаханәдә», – дип шалтыраткач, ышанмадым. 15 сентябрьдә генә сөйләшкән идек бит үзе белән. 

–  Камилемнең (оныгы – З.Г,) 10 яшьлек туган көнен, дуслары белән уздырдык. Менделеевскийга концерт оештыру турында сөйләшергә кайтабыз. Яшәргә акча калмады бит. Җырчы Илсур Сафин алып кайтам дигән иде, кызым белән үз машинамда кайтам, туган якларымны, чишмә буйларын урап килербез, – дигән иде. 
Кәефе дә начар түгел иде.  Тик Аллаһы Тәгаләнең әмәре башка булган шул. Вафирә ханым Менделеевск районы башлыгы Рөстәм Гафаров белән концерт уздыру турында сөйләшкән. Җитәкчеләр 4-5 кешелек төркемгә 3000 сум акча түләргә ризалашканнар. 

Туган авылы Камай чишмәсеннән су алып, туган нигезендә яшәгән энесе Мансур белән хушлашып, Казанга кузгалганнар.

– Барысы да әйбәт иде. Мамадыш районы тирәсендә безгә бер йөк машинасы бәрдерде. Минем яктагы тәгәрмәч шартлаган. Пассажир урынындагы әниемнең кабыргалары сынып, үпкәсенә кан сауган. Камил кулын, мин аягымны сындырдым. Кызганыч, әниемне соңгы юлга озатырга кайта алмадым. Аны үзенең васыяте буенча Камайда әнисе янында җирләделәр. Үзем булмасам да, күңелем белән шунда идем. Газиземне озатырга бик күп кеше килгән иде, – ди Камилә Гыйззәтуллина. 

Татар халкының моңлы сандугачы Вафирә Гыйззәтуллина 2001 елның маенда Камал театрында,  шыгырым тулы залда үзенең 55 яшьлек юбилеен үткәргән иде. Баянга һәм оркестрга кушылып иң матур җырларын җырлады. Шигырьләрен укыды. Шунда район хакимияте аңа «Ока» машинасы бүләк итте. «7 тапкыр туган якларыбызга кайттык. 8нчесендә менә шул хәл килеп чыкты. 22 ел үтсә дә, барысы да, бүгенге кебек», – ди Камилә.
Аңардан фаҗигадә гаепле кешегә нинди җәза бирелүе турында да сорадым. 

«Безгә бәрдергән йөк машинасы йөртүчесе юкка чыкты, таба алмадылар бит... Без инде тормышыбыздагы иң фаҗигале көн белән килештек. Әнием йолдыз кебек балкып, янып яшәде, татар халкына хезмәт итте. Атылган йолдыз кебек тиз генә китеп тә барды. Безнең бурыч, аны догадан калдырмау, исемен мәңгеләштерү, иҗатын киләчәк буыннарга тапшыру. Без Камил белән шул юнәлештә эшлибез. Искә алу кичәләре үткәрәбез, җырлары радио-телевидениедән яңгырап тора», – ди Вафирә ханымның кызы. 

Вафирә апа Камиләм, Камилем дип яшәде. Шөкер, балаласы, оныгы моны аңлап, кадерле кешеләренең исемен мәңгеләштерү өчен шактый күп эшләделәр. 

Казанның 26нчы балалар музыка мәктәбе Вафирә Гыйззәтуллина исемен йөртә. Камилә шунда укыта. Балаларгы әнисенең җырларын өйрәтә. Ел саен Вафирә Гыйззәтуллина туган февраль аенда аның  исмендәге җыр конкурсы уздыра. Камай авылы мәдәният йорты да Вафирә Гыйззәтуллина исемен йөртә, диварында истәлек тактасы тора. 11 ел төрле даирәдәге җитәкчеләрнең эш бүлмәсенә йөри торгач, Камилә әнисе яшәгән Казанның Татарстан урамындагы 7нче йортына да истәлек тактасын куйдыруга да иреште.


«Әнием тормышта да, иҗатта да дус булган композиторлар Рөстәм Яхин, Фасил Әхмәтов, җырчы Хәйдәр Бигичевлар белән бергә Казан урамына, милләттәшләргә карап тора... Әнием, әбиебез җитми безгә... Тик нишлисең, тәкъдире шул булгандыр. Каберенә кайтып, сөйләшеп киләбез.  Догадан калдырмыйбыз үзен. Урыны җәннәттә, рухы шат булсын», – ди Камилә. 


Фотолар Камилә Гыйззәтуллинадан алынды


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига балалар юл һәлакәте үлем-китем Вафира ГИЗЗАТУЛЛИНА