Аучы ни өчен аюның Татарстанга килгәнен аңлатты
Чаллыда яшәүче аучы Николай Фокин әйтүенчә, ерткыч хайван күрше Башкортстаннан килгән булырга мөмкин.
Актаныш районында кешеләрнең аю күрүләре хакында хәбәр иткән идек инде. Чаллыда яшәүче, 30 еллык тәҗрибәсе булган аучы Николай Фокин әйтүенчә, ерткыч хайван күрше Башкортстаннан килгән булырга мөмкин. Әлеге җирлектә ул еш очрый.
Россиянең Коми, Киров өлкәләрендә исә аюлар саны соңгы елларда бөтенләй үк артып киткән. Моны аучы берничә факт белән бәйли. 2019 нче елда кабул ителгән закон нигезендә, кыш айларында аюга атарга ярамый. Өстәвенә, аюны ауларга рөхсәт бирүче документның бәясе дә шактый кыйммәт. Моның өчен 60 мең сум түләргә кирәк. "Моннан тыш ел саен 10 мең сумга төшкән медицина комиссиясен үтү дә шарт. Бу һәркемнең дә кулынннан килми", - дип уртаклашты шәһәрдәшебез.
Шулай ук аучы белдерүенчә, аюлар саны арткан саен, алар үзенчәлекле авыруга бирешәләр икән. Төгәлрәк әйткәндә, организмнарында кортлар үрчи башлый. Нәтиҗәдә, аларның ите кеше өчен ашарга яраксызга әйләнә. “Шул сәбәпле, аучыларны аю аулау кызыксындырмый башлый”, - ди аучы.
Моңа кадәр без аю белән очрашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре хакында да хәбәр иткән идек.
Сәрия Гарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев