Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аю белән очрашсаң нишләргә?

"Чабарга!" дигән җавап дөрес түгел икән. Чөнки йөгерә башлаган кеше аю өчен шунда ук корбанга әйләнә. Ә ерткыч бик яхшы чаба - тизлеге сәгатенә 60 километрга җитәргә мөмкин.

Аю белән очрашкан Актаныш кешесе турында язган идек. Шул уңайдан Чаллыда яшәүче 30 елдан артык тәҗрибәсе булган аучы Николай Фокин белән элемтәгә кердек.Аның сүзләренә караганда ерткыч белән очрашканда өч мөһим кагыйдәне истә тотарга кирәк. Ягъни:

1. Баскан урында хәрәкәтсез генә торырга.  
2. Куркуыңны күрсәтмәскә.
3. Киткән очракта да арт белән генә акрынлап чигенергә. 

Аюга ниндидер әйберләр дә ташларга ярамый, чөнки бу гамәл аның ачуын чыгарырга мөмкин. "Ерткыч ике очракта гына үзен агрессив тота", - ди Николай. "Кышын уятканда яки янында баласы булганда. Башка вакытта кымшанмый торган кешене иснәгәннән соң, гадәттә үз юлы белән китеп бара.  Әгәр инде хайван агрессия билгеләрен күрсәтсә, каты кычкырырга, кулга таяк алырга киңәш ителә". 

Машина якын булса, аңа йөгереп барып утырырга һәм тизрәк китәргә кирәк. Шулай ук үзең белән борычлы газ тутырылган баллон йөртергә һәм аны кулланып сакланып калырга була.

Аучы сүзләренә караганда, кайбер кешенең ерткыч янында йөрәге дә тотарга мөмкин икән.

Сәрия Гарипова. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев