Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бала тапканнан соң гомере өзелгән Алёна Мөхәммәтованың улына исем куштылар

Бу хакта абыйсы Юрий Филипов хәбәр итте.

Бу ялларда Алена Мөхәммәтованың ире Рафаэль ДРКБда улы янында булып кайтты. Исегезгә төшерәбез, сабый Чаллыдан Казан клиникасына авыр хәлдә җибәрелгән иде. Ул асфикция белән туды: ана карынында 4 минут кислородсыз булган. (Тулырак моннан укый аласыз)

ДРКБ табиблары консилиум үткәргән. Балага яңа дәвалану билгеләгәннәр. "Сабыйның болай дөньяга килүе эзсез булмас, әлбәттә,"- дип ассызыклаган алар. 

Рафаэль әфәнде туганнарына баланың хәле турында сөйләгән. "Подгузнигын үзем алыштырдым,"- дигән әти кеше. Үзенчә хәрәкәтләнүе, йоклавы турында да әйткән. 

Шулай ук балага исем кушу йоласын да уздырганнар. Сабый Ранель исемле. Әлеге исемне Рафаэль мәрхүм хатыны Алёна белән сайлаган булган. 

Исегезгә төшерәбез, Алёнаның хәле бала тапканнан соң кискенләште. 18 минутка йөрәге туктады. Эченә кан сауды. (Тулырак моннан укый аласыз)

Әлеге инциденттан соң, Чаллы Кама балалар медицина үзәгендә җитәкчелек алышынды. Ул хакта монда язылган.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар туу ана бала исем кушу