Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кама балалар медицина үзәгендә җитәкче алышынды

Бу бәби табып йөрәге туктаган укытучы белән бәйле булуы ихтимал.

Чаллының Кама балалар медицина үзәгенең баш табибы Марат Насыбуллин үз теләге белән эштән китте. Җитәкченең мондый карарын күбесе укытучы үлеме белән бәйли.

Исегезгә төшерәбез, 6 март көнне 78нче пролицей директоры урынбасары Алёна Мөхәммәтова 4 кг-лы бала тапкач, хәле начарлана. Кан басымы төшеп, йөрәге тибүдән туктый. Аңа 18 минут дәвамында йөрәк-үпкә реанимациясе үткәрәләр. Шуннан соң Аленаның йөрәге кабат тибә башлый. УЗИ ананың карынына 1000мл кан сауганны күрсәтә. Табиблар операция ясый. Әмма гомерен саклап кала алмыйлар. Бу хакта тулырак без монда язып чыктык. 

Марат Насыбуллин КДМЦ баш табибы булып  2 ел эшләде. Аның урынына Казан табибы Альберт Хәертдиновны билгеләделәр. Бу хакта без үз чыганаклардан сорап белештек. Альберт Хәертдиновка 49 яшь. РКБның перинаталь үзәгендә акушер-гинеколог булып эшләгән. Аны инде Кама балалр медицина үзәге коллективы белән таныштырганнар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина медицина табиб