Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балагыз "3"гә укыймы? Һич кайгырмагыз!

Балагыз начар укый, еш кына “өчлеләр”, “икелеләр” алып кайтамы? Һич кайгырмагыз, бөекләрнең күпчелеге шундый булган. Күзгә кереп бармаган, актив булмаган укучылар арасында даһилар ешрак очрый икән.

Мисаллармы? Бөек шагыйрь Александр Пушкин элиталы уку йортында уртача укыган. Өлегереш табелендә ул, урыс һәм француз телләреннән генә уңыш казанып, 29 укучы арасында 26нчы урында торган.
Альберт Эйнштейн, Генри Форд, Агата Кристи, Дмитрий Менделеев та әти-әниләрен яхшы билгеләр белән куандырмаган.
Әйтик, булачак “автомобиль сәнәгате атасы” Генри Форд 15 яшьтә өеннән чыгып киткән һәм заводка эшкә кергән. Югары белеме булмаган, гомер буе тупас хаталар белән язган, ләкин бу аңа миллиардер һәм дөньяда цитаталары иң еш кабатланган кеше булуга комачауламаган. Гаиләдә унҗиденче бала булып туган Дмитрий Менделеев институтта беренче курста, математикадан тыш, барлык фәннәр буенча “икеле” алган.

 

https://kiziltan.ru/zhizn/15764-balagyz-3g-ukyymy-ich-kaygyrmagyz.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев