Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәббаров #ТатарстанОнлайн программасында республика халкының сорауларына җавап бирә

Онлайн-трансляцияне социаль челтәрләрдә карарга мөмкин.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 19 август көнне #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында республика халкының сорауларына җавап бирәчәк.

«Авылларда яшәү һәм эшләү өчен нинди шартлар тудырыла? Татарстанда авылны һәм авыл хуҗалыгын үстерү буенча нинди программалар гамәлгә ашырыла? Халыкны республика авыл хуҗалыгы өлкәсендәге нинди сораулар борчый? Боларның барысына да ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җавап бирәчәк», - дип хәбәр итте чараны оештыручылар.

Туры эфир 14.00 сәгатьтә башлана. Аны Татарстанның «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләре һәм YouTube платформасындагы рәсми берләшмәләрендә карарга мөмкин. Социаль челтәрләрдән файдаланучы һәркем программа барышында үзен кызыксындырган сорауны бирә ала. Иң киң таралган сорауларга җаваплар туры эфирда яңгыраячак, ә конкрет сорауларга министрлык белгечләре программа тәмамланганнан соң җавап бирәчәк.

#ТатарстанОнлайн программасы республиканың рәсми берләшмәләрендә апрель аенда эфирга чыга башлады. ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР спорт министры Владимир Леонов, шулай ук ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов программаның кунаклары булды инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев