Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бөгелмәдә инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе булачак

Чараны ковидка каршы кагыйдәләрне үтәп оештыралар

7 декабрьдә Бөгелмәдә сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Коронавиурс инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, чара ковидка каршы кагыйдәләрне үтәп оештырыла. Халык мәшгульлеге үзәге белгечләре, шулай ук эш бирүчеләр инвалид кешеләрне эшкә урнаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак», диелгән хәбәрдә.

Вакансияләр ярминкәсе 9.00 сәгаттьтә Бөгелмә, Октябрь урамы, 15 йорт, 1нче бүлмә адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен телефон: (855-94) 4-47-07.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев