Шəhри Чаллы

Бүген Татарстанда юл һәлакәтендә хатын-кыз вафат булды

Югары Ослан районында юл һәлакәте булган. Һәлакәт аркасында бер кеше һәлак булган, тагын икесенең сәламәтлегенә зыян килгән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Юл һәлакәте бүген Казан - Ульяновск юлының 16 нчы чакрымында иртәнге сәгать җидедә булган. Чуашиядән булган 36 яшьлек хатын-кыз "Хендэ Солярис" автомобилендә, алда барган транспорт чарасын узып китү нияте белән, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм йөзгә-йөз "Рено Дастер" машинасына килеп бәрелгән.

Һәлакәт аркасында "Хендэ Солярис" руле артындагы хатын-кыз белән "Рено Дастер"ның 63 яшьлек йөртүчесенең сәламәтлегенә зыян килгән. Һәлакәт урынына килгән янгын сүндерүчеләр махсус кораллар ярдәмендә зыян күргән хатын-кызга машинадан чыгарга ярдәм иткән һәм аны табибларга тапшырган. Ә "Хендэ Солярис" машинасындагы пассажир хатын-кызның гомере өзелгән.

http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: