Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бигеш аэропортыннан Дубайга туры рейс ачыла

Кама аръягында яшәүчеләр октябрь аеннан Дубайга туры рейс белән оча алачак.

Бигеш аэропорты җитәкчелеге «Анекс Тур» туроператоры белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә туры рейс ачу турында килешү төзүгә иреште. 23 октябрьдән 189 кеше сыешлы Boeing 737-800 самолетында Azur Air авиакомпаниясе аша очарга мөмкин булачак.
Рейс атнага бер тапкыр түбәндәге расписание буенча булачак:
Бигештән очып китү — 2.55 һәм Дубайга төшү җирле вакыт белән 9.30;
Дубайдан кузгалу 21.00 дә — Бигештә төшү 1.35 сәгатьтә.
Чаллыдан Дубайга кадәр очу 5 сәгать ярым вакытны алачак.
Аэропортның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, очарга теләк белдерүчеләр күбәйгән очракта, рейсларны атнага ике тапкыр итү мөмкинлеге бар.

 

http://maydan.tatar/34258-2/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X