Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әбиләр чуагын кайчан була? Халык синоптигы җавабы

Август җәй ае булса да, аннан чын-чынлап көз исе килә. Кайберәүләр инде, әбиләр чуагы якынлаша бугай, дип юрый ук башлады. Аны кайчан көтәргә?

– Әбиләр чуагы августта булмый ул. Әле аңа иртәрәк. Ул симән көн, ягъни 14 сентябрь тирәсендә була. Христиан календарендә аны алтын көз дип йөртәләр. Гадәттә, әбиләр чуагы бер атнадан өч атнага кадәр сузылырга мөмкин. Кайбер елларда ул икегә дә бүленә. Быел да әбиләр чуагын сентябрь урталарында көтәбез, – ди Балтач районындагы халык синоптигы Әмир Шәрәфиев.
Әмир абый алдан ук августта көннәр матур булачак дип фаразлаган иде. Тик яңгырлар да булмады түгел. Көннәрнең бераз бозылып алуының сәбәбен дә аңлатты ул. Аның әйтүенчә, моңа кадәр 4 ел буе җәйгә охшап кыш килгән. Әмма быел декабрь белән июнь чагышса да, көннәр озынаеп туктагач, борылыш булган. Синоптик фаразлары буенча август коры булырга тиеш иде, әмма шушы үзгәрешләр һава торышына шундый йогынты ясаган. “Сентябрьнең беренче ун көнлегендә явым-төшемнәр көтелсә дә, көз начар булмаячак”, – ди ул.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X