Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Битлексез керү тыела

Профилактика эшен көчәйтүне транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков бүген пассажир ташучылар белән үткәрелгән киңәшмәдә йөкләде.

Җәмәгать транспорты ишекләрендә пассажирлар өчен"битлексез керү тыелган" диелгән өстәмә язулар элергә тәкъдим ителде. "Бер генә пассажир да автобуста, трамвайда, метрода  яки троллейбуста битлексез булырга тиеш түгел. Автоинформаторларда вируслы авыруларның таралуын һәм кыска йогышлы авыруларны профилактикалау буенча аудиоязмаларны яңартырга кирәк», - дип билгеләп үтте А.Абдулхаков. Ул шулай ук җәмәгать транспортын төнлә дезинфекцияләүне һәм көндезге вакытта салоннарны мәҗбүри җилләтүне дәвам итәргә кирәклеген искәртте.

Моның белән беррәттән Казан кибетләрендә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүгә тикшерүләр дәвам итә. Әйтик, кичә Совет районында район хакимиятенең профиль бүлекләре белгечләре, полиция органнары хезмәткәрләре белән берлектә, сәүдә объектлары буенча рейдлар уздырылган. Контроль-ревизия хезмәте берничә азык-төлек кибетендә булган һәм битлек режимын бозуны ачыклаган. Хокук бозучылар арасында сатып алучылар да, хезмәткәрләр дә ачыкланган, барлык белгечләр белән аңлату эшләре алып барылган.

Чыганак: Шәһри Казан

Фото: ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев