Бизнессыз калган “Гараж 500” эшмәкәрләре нишләячәк?
ТР гарантия фонды вәкиле 84 эшмәкәрне кабул иткән.
“Гараж 500”дәге янгын нәтиҗәсендә бизнессыз калган эшмәкәрләр белән көн саен оператив штаб вәкилләре эшли. Очрашулар сәүдә сәнәгать палатасында (ТТП) уза. Анда аларга ярдәм итү чараларын карыйлар.
Зыян күргән эшмәкәрләрнең инде 8-е займга акча алган. Исегезгә төшерәбез, аларга 3 елга 5 млн сумга кадәр кредит тәкъдим итәләр. Процент ставкасы - 1 процент. Кредитның төп түләүләрен дә 6 айга кичектерергә була. Үзмәшгуль эшмәкәрләргә дә шундый ук шартлар белән 500 мең сумга кадәр акча бирелә.
Эшмәкәр Сергей Сурич 5 млн сум алган.
“Гараж 500”дә машина запчастьләре, ковриклар сата идек. Кредит акчаларын бурычларны каплауга һәм товар сатып алуга тотачакбыз. Оптимизм бар”, - ди.
10 ел гомерен уенчыклар сатуга багышлаган Нина Барабанова да бизнесын дәвам итәчәген белдерде.
Исегезгә төшерәбез, "Гараж 500"дәге янгын нәтиҗәсендә 100гә якын эшмәкәр зыян күрде. ТР гарантия фонды аларның 84ен кабул иткән.
“Эшмәкәрләрнең мөнәсәбәте уңай. Алар тыңларга, аңларга һәм ярдәм чараларын күрергә әзер. Кредит шартлары да уңай. Әгәр дә ул гадәттә 20 процент белән бирелсә, монда 1 процент кына”, - ди ТР гарантия фонды директоры урынбасары Рәсим Усманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев