«Гараж 500»та янгын турында МЧС мәгълүматы
Яңалыклар тасмасы

«Гараж 500»та янгын турында МЧС мәгълүматы

Янгын 2500 кв. м. Мәйданны биләп алган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, янгын турында хәбәр сәгать 18:37 килеп ирешә. Коткаручылар урынга килеп җиткәндә ике павильон гына янган була. Берсе автомобиль запчастьләре павильоны булса, икенчесе буяулар сату ноктасы.

Ахыр чиктә янгын күрше сәүдә павильоннарына да күчә. Якынча 2500 кв.м. мәйдан зыян күрә. Урында 16 янгын сүндерү машинасы, 56 коткаручы эшли. Зыян күрүчеләр юк. Әлеге вакыйга хәзер прокуратура күзәтчелеге астында. Тикшерү бара. 

РФ МЧС фотосы

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев