Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Янгын аркасында бизнессыз калган эшмәкәрләргә ярдәм итәчәкләр

Чаллыга ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм ТР Рәисе ярдәмчесе Фәрид Әбелганиев килде.

Шәһәр хакимияте бинасында янгында зыян күргән эшмәкәрләрне - инициатив төркемне җыйдылар. Исегезгә төшерәбез, "Гараж 500" базарында чыккан янгын нәтиҗәсендә 100гә якын эшмәкәр зыян күрде. Аларның һәркайсы белән аерым эшләячәкләр. Бу хакта ТР икътисад министры, премьер-министр урынбасары Мидхәт Шаһиәхмәтов белдерде. 

"Эшмәкәрләргә 36 айга 5 млн сумга кадәр кредит бирү мөмкинлеге бар. Процент ставкасы зур түгел - 1 процент. Кредитның төп түләүләрен дә 6 ай түләмәскә ярый. Үзмәшгуль эшмәкәрләргә дә шундый ук шартлар белән 500 мең сум биреләчәк", - диде министр.

Мидхәт Шаһиәхмәтов банкларның эшмәкәрләр хәленә керүләрен сорады. Моңарчы алган кредитларын реструктуризацияләү мөмкинлеген булдырырга киңәш итте.

"Пандемия вакытында проблемадан чыгу юлларын таптык, хәзер дә эшмәкәрләргә эшләп китәргә ярдәм итәрсез дип уйлыйм. Булышмас өчен сәбәпләр эзләмәгез. Эшмәкәрнең һәрберсе белән аерым эшләгез", - диде ул. 

 Салым инсекциясе җитәкчелегенә дә салым буенча бурычларын түләүне кичектерүне сорады.

Очрашуда Наил Мәһдиев аренда мәсьәләсенә дә тукталды. "Заритал" җитәкчелегенә эшмәкәрләргә аренда түләүләрен кичектерүне сорады. 

"Капканда һәрвакыт калҗа булмый. партнёрлар авыр вакытта сынала да инде", - ди.

Мэр шәһәрнең берничә сәүдә үзәгендә очсыз бәягә арендага павильоннар бирелүен хәбәр итте.   

"Бизнес алып бару өчен ташламалы бәягә берничә аренда мәйданнары тәкъдим итәләр. 1 кв. метры нибары 500 сумнан. "Заритал"да ("Гараж 500") 635 сум булган. Әле очсызрак та", - диде мэр Наил Мәһдиев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев