Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Болгар” бию ансамбле яңа залда репетицияләрен башлап җибәрде

“Энергетик” тамашачыларны көтә

40 елдан соң беренче тапкыр “Энергетик” мәдәният сараенда капиталь ремонт үткәрелде. ТР мәдәният министрлыгы, шәһәр җитәкчеләренең ярдәме белән бинаның эчке ягы танымаслык булып яңартылды.

Биредә бөтен нәрсә яңа. Бина-га керү юллары, икенче кат, зал, фойе... Тамашачылар өчен утыр-гычлар да уңайлы булачак. Сәх-нәдәге заманча җиһазлар кон-церт-тамашаларны тагын да сый-фатлы итәчәк.

Бүгенге көндә коллектив җыештыру-чистарту эшләре алып бара. “Залны утыргычлар куярга әзерлибез. Аллаһы боерса, 9нчы сентябрьдә “Энергетик” ны тан-таналы төстә ачу планлаштырыла. Бу барыбыз өчен дә авыр ел булды. Аллаһка шөкер, җитәкч-леәр, дуслар ярдәме белән авыр-лыкларны җиңәбез. Эштән арып кайткач, “Шәһри Чаллы” ны укып, ял итәбез. Мин яздырган кешеләр дә шулай ди. Киләчәктә дә милләттәшләр бергә булып, мәдәнияткә, татар матбугатына хезмәт итик”, - ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Энергетик” мәдәният сарае ди-ректоры Гөлзада Рзаева.

“Болгар” бию ансамбле яңа залда репетицияләрен башлап җибәрде. Артистлар яңа программа белән тамашачыларны сөендерергә әзерләнәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев