Боз сөңгесе аркасында вафат булган
Яңалыклар тасмасы

Боз сөңгесе аркасында вафат булган

Фаҗига Казанда булган.

Фаҗига бүген иртән Казанның Фучик урамында килеп чыккан. Балконнан боз сөңгеләрен бәреп төшерәм дип, 63 яшьлек ир-ат  9нчы каттан егылып төшкән һәм урында вафат булган. 

«Ашыгыч ярдәм» хезмәте бик тиз килеп җиткән. Кызганыч, табиблар ир-атның һәлак булуын раслаудан башка берни эшли алмаганнар. 

«KazanFirst»  хәбәренә караганда, ир-ат таяк белән балкон түбәсен боз сөңгеләреннән чистарткан. Ниндидер бер мизгелдә ни сәбәптәндер тугызынчы каттан түбәнгә төшеп киткән һәм хатыны күз алдында җан биргән. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


үлем китем боз сөңгесе

Нет комментариев