Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БСМП – Россиядә иң яхшы хастаханә

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе өченче тапкыр JCI аккредитация статусын раслады. Өстәвенә, медицина оешмасы – стандартларның җиденче версиясе буенча аккредитация узган Россиядә беренче клиника булды.

JCI стандартлар җыентыгы буенча, сәламәтлек саклау оешмаларында күрсәтелә торган медицина ярдәменең сыйфаты бәяләнә. Аккредитация программалары даими рәвештә яңартылып тора һәм халыкара экспертларның махсус эшче төркеме тарафыннан яңадан карала һәм бүгенге көндә 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән җиденче басма әзер инде. 
2021 елның декабренә алынган мәгълүматлары буенча, бөтен дөньяда барлыгы 938 клиника JCI аккредитациясе статусына ия. Аларның бишесе генә Россиядә: дүртесе шәхси клиника һәм Россия башкаласында урнашкан, һәм бары тик берсе генә дәүләт клиникасы – Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе. 

 

Фото: sibmedport.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек