Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бу атнада ниниди һава торышы көтә безне?

ТР Гидрометеорология үзәге Татарстанда бу атнага һава торышы фаразын бирде.

Дүшәмбе, 31 августта, синоптиклар алмашынучан болытлы һава көтелә дип фаразлый. Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр, кайбер районнарда томан. Көндез явым-төшемсез. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә һаваның минималь температурасы 10-15 градус, көндез 24-29 градуска кадәр җылыначак.

Сишәмбе, 1 сентябрьдә, шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, көндез  җил көчәйгәндә 15-17 м / с кадәр.

Чәршәмбе, 2 сентябрьдә, синоптиклар фаразлавынча Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүче талгын җил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев