Быел да Чаллыда “Үлемсез полк” акциясе үтәчәк
Шәһәрдәшләребез, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотосурәтләрен күтәреп, Хәсән Туфан проспекты буенча төп мәйданга кадәр үтәчәк.
Пандемиягә бәйле ике ел тәнәфестән соң, быел Чаллыда янә “Үлемсез полк” акциясе үтәчәк. Хәтер чарасына, гадәттәгечә, хакимият бинасы янында 16:00 сәгатьтә старт биреләчәк. Шәһәрдәшләребез, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотосурәтләрен күтәреп, Хәсән Туфан проспекты буенча төп мәйданга кадәр үтәчәк. "Үлемсез полк" чарасында теләге булган һәркем катнаша ала.
Исегезгә төшерәбез: Беренче мәртәбә "Үлемсез полк" чарасы 2012 елда Тум шәһәрендә уза. 2013 елда инде бу акциягә Россиянең калган шәһәрләре дә кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев