Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быел чыршылар ничә сум торачак?

Әлеге бәяләр ваклап сатып алганда гамәлдә.

Татарстанда чын чыршылар озынлыгына карап 550 сумнан 4,5 мең сумга кадәр тора. Әлеге бәяләр эшмәкәрләргә ваклап сатып алганда гамәлдә. Алга таба эшмәкәрләр үз бәяләрен билгеләячәк. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының эш нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

Шулай итеп, 1 метрга кадәрге озынлыктагы чыршы 550 сумга төшәчәк. Әгәр агачның озынлыгы 2,1-3 метр булса, ул 1,1 мең сум торачак. Ә 7,1-11 метрлы чыршыларны 4,5 мең сумга сатачаклар.

Спикер сүзләренчә, 2023 елның 10 аенда республикада аукционнар нәтиҗәсендә 223,7 мең кубометр агач сатканнар, ул барлыгы 50,8 млн сум булган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев