Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быелгы җәйдә чаллылылар өчен 1046 спорт объекты эшләячәк

Быелгы җәйдә Чаллыда 1046 спорт объекты эшләячәк.

Язгы-җәйге чорга планнар белән Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов уртаклашты. Фикрәт Табиев исемендәге яр буенда 30 апрельдә 46нчы шәһәр җиңел атлетика эстафетасы ачылды. Ярышлар стартына балалар-яшүсмерләр клублары, гомуми белем бирү мәктәпләре, һөнәри белем бирү учреждениеләре, югары уку йортлары, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре, үзешчән клублар командаларыннан 2 меңнән артык катнашучы чыкты.
18 май көнне Яр буе паркында «Россия Азимуты» спорт ориентлашуы буенча массакүләм спорт ярышлары узачак. Әлеге чара «Татарстан кроссы һәм чаңгы юлы» кебек танылган ярышлар белән популярлык буенча тиңдәш. Яр Чаллы шәһәре мондый форматтагы ярышларны уздыра торган республиканың бердәнбер шәһәре.
4 июльдә «TIMERMAN» «Kama SWIM – 2019» сериясен башлап җибәрү планлаштырыла. Яр Чаллы шәһәре беренче тапкыр ачык суда йөзү буенча ярышларда катнашучыларны кабул итәчәк. Ярышчыларга Кама елгасы суларында 1, 3, 5 км га йөзүдә үз көчләрен сынап карарга тәкъдим итәчәкләр.
Быел "Кама ярыммарафоны" җиңел атлетика ярышы 10 августта узачак. Ярыммарафон трассасы Хәсән Туфан, Җиңүнең 40 еллыгы һәм Сөембикә проспектлары буенча узачак. Спортчылар 1, 3, 10 һәм 21 км дистанцияләрдә ярышачаклар.
Велосипед спортын яратучылар өчен бу елның сентябрендә узачак «Кама веломарафоны» чарасы планлаштырылган. «Тимер атларда» көч сынашу Яр Чаллы шәһәренең Фикрәт Табиев һәм Габдулла Тукай исемендәге яр буенда, шулай ук Комсомольский паркында һәм "Виктория" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе стадионында узачак. Ярышлар программасына мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 100 һәм 400 метрга узышлар, шулай ук мәктәп укучылары һәм велоспорт сөючеләр өчен 5000 метрга массакүләм узышлар кертеләчәк.
Массакүләм спорт сезонын «Татарстан Кроссы» ярышлары белән төгәлләү планлаштырыла. 40 меңнән артык шәһәр кешесе 1 һәм 4 километр араларда көч сынашачак. Үткәрү урыны итеп ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркы, шулай ук яр буе паркы мәйданы билгеләнде.
Роман Насрединов Чаллы спортчыларының кайбер уңышлары белән дә уртаклашты. Әйтик, узган ялларда яшь чаллылылар республика мәктәп футбол лигасы чемпионнары булдылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп футбол лигасы- Чаллы өчен генә түгел, Татарстан һәм Россия өчен дә уникаль проект. Проектка шәһәр җитәкчелеге тарафыннан актив ярдәм күрсәтелә. Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, балалар спорты өстенлектә булырга тиеш, шул исәптән футбол, массакүләм балалар спорты. «Безнең иң төп ресурс-балалар, бу ил өчен дә, шәһәр, республика өчен дә шулай. Футболны һәм башка спорт төрләрен үстерү өчен финанс ресурсларын менә кая юнәлтергә кирәк. Профессиональ спорт бик яхшы, шулай да  беренче чиратта, балалар һәм яшүсмерләр арасында күбрәк массакүләм спортка игътибар бирү мөһим. Мәктәп футбол Лигасына ярдәм итәчәкбез» -, дип белдерде шәһәр башлыгы.

 

http://nabchelny.ru/news/36352

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев