Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйрәм иттек көн буе

1 май көнне һава торышы аязучан болытлы булса да, җылы иде. Шуңа күрә митингка да, демонстрациягә дә халык шактый күп җыелды. Анда 23 мең кеше катнашты.

Бәйрәм чаралары Җиңү паркында митинг белән башланып китте. Халыкны беренче булып шәһәр хакиме Наил Мәһдиев яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады. “1 май Чаллы өчен үзенчәлекле бәйрәм. “Тынычлык.  Хезмәт.  Май.” Сүзләре һәрберебезгә якын һәм кадерле. Намуслы хезмәт –җәмгыятьнең һәм шәһәр тормышының нигезе.  9 май – Җиңү бәйрәме, шуңа күрә бу өч сүз безнең өчен аеруча мөһим. Бу бөек вакыйга хөрмәтенә исем бирелгән паркта без май бәйрәмнәрен башлыйбыз. Бүген без Бөек Ватан сугышыннан соң авыл, шәһәрләрне төзекләндергән өлкән буын вәкилләренә рәхмәт әйтәбез. КАМАЗ һәм шәһәр төзелешендә катнашучыларга  да хөрмәт зур. Алар дөньядагы иң эре автомобиль заводын, шәһәребезне төзеделәр. Бүгенге буын вәкилләренең төп бурычы – әби-бабаларыбыз салган традицияләргә тугры калып, намуслы хезмәт белән шәһәребез үсешенә өлеш кертү. Шәһәр икътисадына төзүчеләр, транспорт предприятиеләре, укытучылар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре һәм башка коллективлар да үз өлешләрен кертәләр. Мин ышанам, хезмәт коллективларының, профсоюзларның, сәяси һәм иҗтимагый оешмаларның уртак тырышлыгы  белән без алдыбызга куелган барлык бурычларны дә чишәрбез”, - дип ул шәһәрдәшләргә сәламәтлек, күтәренке кәеф, һәр гаиләгә бәхет, шатлык теләде.

ТР Дәүләт Советының социаль комитет рәисе Светлана Захарова да яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан шәһәрдәшләргә изге теләкләрен җиткерде. “Безнең өчен 1 май һәрвакыт хезмәт кешесе бәйрәме булды. Сезнең барыгызның да тырыш хезмәте нәтиҗәсендә республикабыз Россия төбәкләре арасында алдынгы субъектларның берсенә әйләнде. Бездә эшләү, ял һәм бәйрәм итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Моңа без тырыш хезмәт, дуслык һәм бердәмлек  нәтиҗәсендә ирештек”,-  диде ул трибунадан.

Чаллының мактаулы гражданины Зилә Габидуллина  ветераннарга шәһәр һәм КАМАЗ төзлеше елларындагы түземлекләре, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.  

Аннары демонстрантлар Дакар ярышларында җиңү яулаган “КАМАЗ” машинасы артыннан Тынычлык проспекты буйлап, “Азатлык” мәйданына килделәр. Биредә предприятиеһәм оешмаларның үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясады. Тамашачылар КАМАЗ, ТЭЦ, Чалллы-бройлер, шәһәрнең мәдәният учреждениеләре иҗат төркемнәренең чыгышын җылы кабул итте. Шунда ук “Ирекле сәхнә” бәйгесендә җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

Шәһәр хакиме урынбасары Флера Андреева белән “КАМАЗ” АҖ профсоюз комитеты рәисе Александр Васильев бәйрәмнән канәгать булуларын әйттеләр.

Шул ук көнне Җиңү һәм ял паркларында театраль тамаша белән җәйге сезон ачылды. Балалар рәхәтләнеп ял итте. “Көн җылы, кояшлы. Кызыбыз Мәрьям белән рәхтләнеп ял иттек”,- ди “КАМАЗ” хезмәткәре Илдус Зарипов.

1 майда фонтаннар да эшли башлады. Бу көнне паркларда, бульварларда тематик программалар оештырылды, җыр-музыка кичкә кадәр дәвам итте. Шәһәрнең мәдәният хезмәткәрләре, иҗат коллективлары халык рәхтләнеп ял итсен өчен тырышып эшләделәр. Хезмәт бәйрәмен дача, бакчаларында үткәүчеләр исә өйләрен җыештырып, шашлык ашадылар. Яз һәм хезмәт бәйрәме Чаллыда бик күңелле узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев