Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы бакчаларына автобуслар йөри башлаячак

Бу хакта шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

1 майдан 30 сентябрьга кадәр бакчачылык ширкәтләренә автобуслар йөри башлаячак. Алар “Автостанция”, “51нче комплекс”, “Мегастрой” (Машиностроительная урамы), “Красные Челны" (Сарман тракты), “Студенческая” тукталышларыннан кузгалып китәчәк. 

Быел транспорт хезмәтен «Альтекс» һәм «Авантех» компанияләре күрсәтәчәк. Алар 38 маршрут буенча 85 бакчачылык ширкәтенә йөриячәк.

Искәртергә кирәк, бакчачыларны ташламалы йөртү өчен шәһәр бюджетыннан 20 миллион сум акча бүленеп бирелә. Чаллы республикада халыкка мондый хезмәт күрсәтүче бердәнбер шәһәр булып тора. 

Автобуслар расписаниесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачылар автобуслар