Чаллы эшмәкәрләре Лисичанскидан килгән ДЦП балаларга дәвалау курсы үтәргә булыша
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләре Лисичанскидан килгән ДЦП балаларга дәвалау курсы үтәргә булыша

Әлеге игелекле эшне «Кыр кухнясы» проекты җитәкчесе Рөстәм Гатин башлап җибәрде.

– Лисичанскида кешеләрне ашатканда минем яныма авыру балалары белән әниләр килде. Мин аларга: «Сезгә Чаллыда дәвалау уздырып була», - дип тәкъдим ясадым. Шәһәребездә алар санаторийда яшиләр, биредә аларны ашаталар, тиешле тәрбия бирәләр, «Чудо-дети» мөмкинлекләре чикле балалар үзәге белгечләре балалар белән көн саен шөгыльләнә, – ди эшмәкәр.  

Лисичанскидан авыру балалары булган гаиләләрне Чаллыга алып килү белән «СтройТраст» төзелеш компаниясе генераль директоры Раил Минегалиев шөгыльләнә. 

– СВО зонасында аларга тиешле дәвалау бирә алмыйлар, билгеле. Аларга бит хәтта дөрес диагноз да куя алмаганнар. Чаллыда гаиләләр чын мәгънәсендә җаннары-тәннәре белән ял итәләр, – дип сөйли шәһәр Советы депутаты Раил Габделхәевич. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев