Чаллы язучылары мәртәбәле бәйгедә җиңде
Яңалыклар тасмасы

Чаллы язучылары мәртәбәле бәйгедә җиңде

Аларны Казанда хөрмәтләделәр.

Роберт Миңнуллин исемендәге «Иң яхшы балалар әдәби әсәрләре» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр шагыйрьнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган әдәби-музыкаль кичәдә бүләкләнде. 

Җиңүчеләр арасында Чаллы язучылары да бар. 

Айгөл Әхмәтгалиева«Балалар яки үсмерләр өчен иң яхшы драма әсәрләре» номинациясендә «Әллә юри, әллә чын» әсәре белән -  

беренче, Лилия Сираева -Гыйбадуллина «Балалар яки үсмерләр өчен иң яхшы проза әсәрләре» номинациясендә  «Шакмак туп» повесте белән икенче урын алды. 

Җиңүчеләргә акчалата премия тапшырылды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бәйге акча язучылар

Нет комментариев