Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ишегаллары кайчан төзекләндерелеп бетәчәк?

Чаллыда быел 84 ишегалды тәртипкә китерелә.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев «Безнең ишегалды» программасы буенча башкарылган эшләр турында чыгыш ясады. 
«Бүгенге көндә юл эшләренең - 52%, яктырту эшләренең 50%, кече архитектура формаларының  26%ы эшләнгән», – диде ул.  

«Безнең ишегалды» республика программасы гамәлгә кергәннән соң, Чаллыда барлыгы 338 ишегалды төзекләндерелде. Быел 84 ишек алды тәртипкә китереләчәк. Аның 44е –  Комсомол, 21 е – Үзәк, 19ы Автозавод районында. Шулай итеп 2023 елда 82 меңнән артык шәһәрдәшебезнең ишек алды яңартылачак. Моның өчен 1 млрд 800 млн сум акча бүлеп бирелгән. 

«Планлаштырылган эшләрне вакытында тәмамлау өчен барлык мөмкинлекләр бар. Эшләрнең генераль подрядчысы – «Автомобиль юллары» муниципаль унитар предприятиесе. Барлык эшләр план буенча бара. Эшкә керешкәнче барлык ишегалларны карап чыктык. Урналар, эскәмияләр, кече архитектура формалары, балалар һәм спорт мәйданчыклары әзер. Эшләр тәмамлангач, алар планлаштырылган урыннарга урнаштырылачак һәм төзүчеләр, халык белән бергә  бәйрәм уздырабыз. Барлык эшләрне республика көненә тәмамларга җыенабыз», – диде Илья Зуев.

«1 сентябрьгә ике мәктәп, бер балалар бакчасы, Мәскәү проспекты дәвамының беренче этабы, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ремонт эшләре тәмамланачак. Бу вакытка ишегалларын да тәртипкә китерергә кирәк. Һава торышы эшләр өчен әйбәт. Аллаһка шөкер, эш бар дип, планлаштырылган эшләрне тиешенчә башкарыгыз », – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Ул шәһәрдәшләрне ишегалларын яшелләндерү эшендә актив катнашырга чакырды. 
– Шәһәргә мәхәббәт үзең яшәгән йортның ишегалдына игътибардан башлана. Без капиталь ремонт ясыйбыз, юлларга асфальт җәябез, чүп савытлары, спорт инвентарьләре куябыз. Шәһәрдәшләр дә ишегалларын төзекләндерүгә бераз гына булса да өлеш кертергә тиеш. Һәр кешене үзенең ишегалдына игътибарлы булырга чакырам. Яшел, чиста, төзек шәһәрдә яшәү рәхәт бит. Үзең утырткан агач яныннан көн саен узып йөрү тагын да рәхәтрәк. Улым белән утыркан агач дип гоурланып йөрисең. Мин Мәскәү проспектына пирамидаль тупыллар утырткан идем. Аларның 12-13е ике метрлы булып үсте инде. Ул проспекттан узган саен күңелне горурлык хисе били. Идарә итү компанияләре белән бергә агач, куаклар утыртыгыз. Ишегаллары үзебез, балаларыбыз өчен яшәргә уңайлы булсын, – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең ишегалды