Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәбендә батырның исемен мәңгеләштерделәр

Аны укытучылары хәтерли, аның турында якты истәлекләр киләчәк буыннарга күчә.

Чаллыда махсус хәрби операциядә һәлак булган Андрей Яранцев хөрмәтенә 27нче мәктәп диварына истәлек тактасы куелды. Аның исеме «Ватан Ана» мемориал комплексына да уелды. 

«Андрей Яранцев чын ир-егет. Ул батырлык үрнәге күрсәтте, – диде шәһәр мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина. – Ахыргача Ватаныбызга биргән антына тугрылыклы калды».
Искә алу чарасында батырның әти-әнисе, энесе, мәктәп укучылары, укытучылар, җитәкчеләр катнашты. Андрей Алексеевич 27 нче мәктәптәне 1996 елда тәмамлаган. Батыр егетне укытучылары яхшы хәтерли, ә батырлыгы турында якты истәлекләр киләчәк буыннарга күчә. 

 «Ул изге күңелле, гадел, максатчан булды. Һава дестанты войскасында хезмәт итте. 23 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлады. Мемориал плитә һәм истәлек тактасы куйган өчен туганнар, гаиләбез һәм абыйның дуслары исеменнән шәһәр хакимиятенә, 27нче мәктәп коллективына рәхмәт белдерәбез», – диде Андрейның энесе Артём Яранцев.

Андрей Яранцев Югославия, Чечен республикасы һәм Украинада «кайнар нокталар»да хезмәт итте. «Батырлык өчен», «Георгий Жуков» «Генерал А.П. Ермолов», «Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен», «Җиңүгә 70 ел» һәм башка медальләр һәм үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. 
Фотолар шәһәр сайтыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция хәтер мәңгелек