Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев эшмәкәрләргә рәхмәт әйтте

«Яңа ел бәйрәменә дә спонсорлар акчасы җәлеп ителә», - диде ул.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бәйрәмнәр уздыруга финанс ярдәме күрсәткән өчен предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә рәхмәт белдерде.

«Алар ярдәм сораганда булышалар.  Эшмәкәрләрдән кергән акчага салютлар була. 31 декабрьдә «Азатлык» мәйданындагы төп яңа ел бәйрәменә дә сапонсорлар акчасы җәлеп ителә. Ул акча фейерверклар, бүләкләр, программа өчен тотыла. Эшмәкәрләрнең тырышлыгы белән шулай ук урамнар, предприятие һәм оешмалар территорияләре бизәлә. Нинди генә авыр еллар булмасын балачак бер генә килә. Бөек Ватан сугышы елларында да балалар өчен чыршы бәйрәмнәре оештырылган. Без махсус хәрби операциядәге егетләребезгә булышабыз. Алар безнең игътибар үзәгендә. Әмма шәһәр балаларын игътибарсыз калдырып, яңа ел бәйрәмнәрен уздырмый кала алмыйбыз», – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел бәйрәме #Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики спонсорлар