Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәлак булган хәрбиләрнең якыннарына дәүләт бүләге тапшырды

10 хәрби гаиләсе якыннарының Батырлык орденын алды.

Шәһәрнең тантаналар сараенда махсус хәрби операциядә Ватаныбыз иминлеге өчен көрәштә һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә, хатыннарына, балаларына Батырлык ордены тапшырылды. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев газиз улларын, ирләрен, әтиләрен югалткан кешеләрнең кайгысын уртаклашып: "Сезнең кадерле кешеләрегез иң чын ирләр. Алар илебезнең иминлеге өчен махсус хәрби операциядә батырларча хәрби бурычларын үтәделәр. Кызганыч, гомерләре өзелде. Сезне юатырлык сүзләр табу мөмкин түгел. Без сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Батыр егетләребез безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр", - диде. 

Ефрейторлар - Андрей Андреев, Сергей Гуменюк; рядовойлар Александр Галкин, Фәрхәд Юсупов, Марсель Карпов, Андрей Новичков, Василий Полин, Виталий Шипихин; кече сержант Сергей Шишкин һәм старшина Рөстәм Тусаровларга үлгәннән соң  РФ Президенты Указы белән Батырлык Ордены бирелде. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүләкне егетләрнең әти-әниләренә, балаларына тапшырды. 

Рөстәм Тусаровның әнисе Ангимә ханым газизләрен мәңгегә югалткан гаиләләр исеменнән авыр вакытларында даими ярдәм иткән өчен шәһәр мэрына, район башлыкларына башын иеп рәхмәт әйтте. 

"Без ышаныбыз: Җиңү безнең якта булачак", - диде ул. 

Чара һәлак булган шәһәрдәшләребезне бер минут тынлык белән искә алу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция үлем-китем Батырлык