Чаллыда сайлауга килүчеләр гриппка каршы вакцина ясата ала
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда сайлауга килүчеләр гриппка каршы вакцина ясата ала

Прививка гриппның А һәм В төрләреннән саклый.

Чаллының 8 сайлау участогында гриппка каршы вакцина ясау буенча күчмә бригадалар эшли. Шуларның берсе 24нче мәктәптә урнашкан. Биредә шәһәрдәшләрне 5нче поликлиника медицина белгечләре кабул итә. Кичә һәм бүген аларның хезмәтеннән 50гә якын сайлаучы файдаланган.

«Шәһәрдәшләребезгә илебездә җитештерелгән «Флю-М», ә йөкле хатын-кызларга «Ультрикс» вакцинасын ясыйбыз. Алар гриппның А һәм В төрләреннән саклый. Вакцина ясатканнан соң 2-3 атна дәвамында көчле иммунитет формалаша. Ул авыруны җиңелрәк кичерергә һәм каты өзлегүләрдән сакланырга ярдәм итә», – ди шәфкать туташы Анфиса Миронова.

Прививка ясату пунктлары 10нчы, 13нче, 24нче, 34нче, 35нче, 39нчы мәктәпләрдә, 29нчы гимназиядә һәм «Энергетик» мәдәният сараенда да эшли. Алар халыкны бүген һәм иртәгә 19:30га кадәр кабул итә. Вакцина ясату бушлай.

«Шунысын да истән чыгармаска кирәк – вакцина ясатканнан соң ике көн душ керергә дә, мунчага барырга да ярамый», – ди табиблар.
 


Нет комментариев