Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Базар хуҗасының җавапсызлыгы аркасында фаҗига килеп чыкты»

Чаллы мэры хакимияттәге киңәшмәдә «Гараж-500» сәүдә комплексында чыккан янгынга мөнәсәбәтен белдерде.

"Бу – шәһәр һәм кешеләр өчен зур югалту. Күпме кеше товарын, акчасын югалтты. Аллаһка шөкер, кешеләр исән-сау. Фаҗига милек хуҗасының җавапсызлыгы аркасында килеп чыкты. Ул тикшерү органнары ачыклаган кимчелекләрнең барысын да төзәтмәгән 

2023 ел башында Боз сарае эшчәнлегендә дә җитешсезлекләр ачыкланган иде. Бу муниципалитет карамагындагы учреждение булгач, без 92 млн сумга янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын күрдек. Боз сарае күпмедер эшләми торды, аның каравы фаҗига булмады. Монда да базарны вакытлыча ябып, янгын куркынычсызлыгы буенча эшләрне башкарырга мөмкин иде. Тик милек хуҗасы моны эшләмәгән. Нәтиҗәдә 96 сәүдә ноктасы зыян күрде. Республика һәм федераль тикшерү органнары янгынның төгәл сәбәбен ачыклар", – диде ул.

Мэр һәр эшмәкәр белән шәхси эшләргә чакырды.

«Эшмәкәрләргә ярдәм итәргә кирәк. Мин ярдәм сорап ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка  мөрәҗәгать иттем. Ул җаваплы министрлыкларга күрсәтмә бирде», – диде ул. 

Наил Гамбәрович мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау учреждениләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне тикшерергә кушты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын иминлек сак фаҗига