Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «Минем әнигә ошый, димәк, әйбәт газета!»

Шәһәр башлыгы «Шәһри Чаллы»ны газиз тел-сүзебезне, милли традицияләребезне саклау, милләттәшләребездә аларга мәхәббәт уяту чарасы итеп тә күрә.

1 апрельдән киләсе яртыеллыкка газета-журналларга язылу башланды. Без, матбугат өлкәсендә эшләүчеләр, аны бераз сагаеп, куркып көтеп алабыз. Авыр имтихан алдыннан булган халәттә. Газетабызны укыйлар микән, яраталар микән дигән сорау тынгылык бирми. Укучыларыбызның өметен-ышанычын аклый алдык микән дип борчылабыз.

Дөресен генә әйткәндә, бүгенге гадәти булмаган заманда язылу бәяләре дә арзан түгел. Тик дөньядан артта калмас өчен газета да укымый булмый бит инде. Интернет заманы дисәк тә, кирәкле мәгълүматны сайлап, дөресләп бирә торган басмалар абруен беркайчан да югалтмый. Безнең «Шәһри Чаллы» коллективы укучыларыбызга ошар өчен ел әйләнәсенә күп көч куя. Бүген без көн кадагына суга торган, укучыларыбызны кызыксындыра торган хәбәрләр эзләү белән мәшгуль. 

Язылу кампаниясе алдыннан шатлыклы вакыйгалар да кичердек. Бу юлы «Шәһри Чаллы»га беренче булып Чаллы мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев гаиләсе язылды. Ул әнисе Тәслимә апа, хатыны Роза ханым, балалары белән киңәшеп, шәһәребездән мобилизацияләнгән хәрбиләрнең гаиләләренә, ветераннарга, инвалидларга да газетага язылу бүләк итте. Барлыгы 211 кешегә подписка ясатып, квитанцияләрен редакциягә китереп бирде. Наил Гамбәрович: «Минем әни «Шәһри Чаллы»ны башыннан ахырына кадәр бөртекләп укып чыга. Ул яратып укыгач, яхшы газетадыр инде. Әни бик таләпчән, бухгалтер булып эшләгән кеше, аннан-моннан эшләгән эшне кабул итә алмый. Мин кайткач та кайвакыт Чаллыда булган хәлләрне сөйләп, бәясен биреп куя. Җитмәгән җирләрне дә искәртергә мөмкин. Каян беләсең боларны дисәм, «Шәһри Чаллы»да яздылар бит, ди. Миңа калса, шәһәребезне төзүдә катнашып, бүген дә аның өчен җан атып яшәгән өлкән буын өчен бик кадерле бу басма», – ди.

Наил Гамбәр улы «Шәһри Чаллы»ны газиз тел-сүзебезне, милли традицияләребезне саклау, милләттәшләребездә аларга мәхәббәт уяту чарасы итеп тә күрә. Милли кыйммәтләребезне үзебез барламасак, үзебез тырышмасак, моны кем эшләр дип борчыла. Газета коллективының милләтебезнең асыл вәкилләре турында язуы да күңеленә хуш килә мэрның.

Безнең газетада үз теләге белән Донецк өлкәсендәге Волноваха шәһәрендә барып, хәрби операция вакытында җимерелгән йортларны төзәтеп йөргән шәһәрдәшебез Илдар Гайсин турындагы язма сокландырган аны. Газетаны үзенең пресс-секретаре Римма Мөхәмммәтҗанова биргән. Бу ир-атның батырлыгына сокланып, ул аның белән очрашу да оештырды. Чын татар кешесе, гаиләсе, иле, ватанпәрварлык принциплары өчен үз-үзен алмый торган көчле ихтыярлы шәһәрдәшебез турында соңыннан республика, Россия матбугатында да язып чыктылар. Хәзер Илдар Гайсин үзе теләп хәрби хезмәткә китте. Наил Гамбәрович аның белән элемтәдә торуын әйтте. Уйлый калсаң, андый милләттәшләребез бихисап. «Шәһри Чаллы» алар турында да күрсәтергә, халыкка җиткерергә, аларга карата горурлык уятырга тиеш. 

Наил Мәһдиев «Шәһри Чаллы»дан – пятачок!» проектын да хуплады, мактады. Нинди күләмле газета чыгарган, сайт, социаль челтәрләрне алып барган коллективның социаль проектларга да алынуына соклануын яшермәде. Димәк, Чаллының тарихын белеп, яңартып яши алгач, коллектив көчле. Татар телен яратып, аны саклау өчен көчен куйган кешеләр олы хөрмәткә лаек, диде мәр. Пятачокларны һичшиксез дәвам иттерергә, редакциягә ярдәм итәргә чакырды. Бу татарча тусовкаларны милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында шәһәрнең һәр өч районында үткәрергә тәкьдим итте. 

Бүгенге көндә Наил Гамбәрович чираттагы ялда. Аннан кайткач, ул «Шәһри Чаллы»га интервью бирергә теләген белдерде. Безнең аннан укучыларыбызны кызыксындырган күп сорауларыбызга җавап алу мөмкинлегебез булачак. 

Ә без аңа игелеклелек, милләтебезгә бирелгәнлек үрнәге күрсәтүе өчен бик рәхмәтле. Бәлки бу 30 еллык «Шәһри Чаллы» тарихында беренче тапкырдыр?! Тагын кайсы мэр гаиләсенең татар газетасын шулай хөрмәтләгәне бар икән?

Иң мөһиме – аның башлангычын башкалар да күтәреп алсын, милли хисләрен тыңлап, татар матбугатына ярдәм итсен иде. Мэр әйтмешли, үзебезне үзебез кайгыртмыйбыз икән, тагын кем?!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татмедиа газета