Нәрсә бүләк итте?
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Россия Герое Сергей Чебневның әнисен өенә барып 8 март халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлады. Ул Ольга Константиновна белән аның кызы Еленага изге теләкләрен җиткеде. Ольга Константиновнага кер юуу машинасы бүләк итте.
"Бәйрәм өстәле артында тормыштагы мәсьәләләр хакында сөйләштек", - дип язды үзенең телеграмм каналында.
Чаллыда Россия Герое Сергей Чебневның исеме мәңгеләштерелде. Җиңү паркында һәм ул укыган 56нчы мәктәп территориясендә аңа бюст куелды. Мәктәптә музее бар.
Фотолар Наил Мәһдиевның телеграмм каналыннан алынды.
Нет комментариев