Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы татар драма театрында - берьюлы 4 яшь артист

Алар премьера спектакльләрендә катнаша.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры труппасына яшь актёрлар килде. Бу хакта матбугат конференциясендә театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов хәбәр итте. 

"Безгә 4 яшь артист килде. Берсе Булат Әхмәтҗанов. "Диләфрүзгә 4 кияү" спектаклендә Исмәгыйльне уйный. Аннан соң Юлия Григорьева исемле артистыбыз бар. Ул "Ак калфак"та Раушан ролен башкара. Алабугада белем алган яшь артистка Алсу Сәгыйдуллина. Ул "Сихерче" спектаклендә уйнаячак. Тагын бер егетебез Раушан Зиннуров исемле.  Ул Казан театр училищесын тәмамлаган. Труппа эшчәнлеген анализлаганнан соң, коллектив белән Уильям Шеспирның "Король Лир" әсәрен сәхнәләштерегә кирәк дигән фикергә килдек. "Сихерче" спектакленнән соң аңа тотыначакбыз", - дип сөйләде ул. 

Исегезгә төшерәбез, августта пенсия яшендәге халык артистлары Инсаф Фәхретдинов, Гөлүсә Гайнетдинова, Булат Сәлахов эштән киттеләр. Алар ярты ставкага эшләргә ризасызлык белдерде. "Театр үсәргә тиеш. Моның өчен яшь артистлар кирәк. Өлкән артистлар китте дип борчылып утырмыйбыз", - дип җавап биргән иде ул вакытта Олег Кинҗәгулов (бу хакта моннан укы).

Фото Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев