КАМАЗ-62825 троллейбусы бер ай тест режимында йөри.
Казан мэриясе хәбәр итүенчә, әлегә троллейбус №1, №5 и №8 маршрутлары буенча йөри.
2022 елда чыккан модель КАМАЗ 6282 электробусы базасында эшләнде. Ул 86 пассажирга исәпләнгән, 34 утыра торган урын.
Троллейбус түбән идәнле, салонда кондиционер, автоинформация системасы, видеокүзәтү җайланмасы, гаджетларны зарядкалау өчен 5 USB разъем бар.
Троллейбус 30 км араны контактлы челтәргә тоташмыйча үтә ала. Шофер ток кабул итүче штангаларны кабинадан торып кайтара ала.
«Автогигант белән элемтәләр тарихы – техника гына түгел, төзекләндерү дә. Компания пассажирлар йөртү өлкәсендә алга китте. Без туган завод, шәһәр һәм республиканың шундый дәрәҗәгә чыгуына шат. Якын киләчәктә серияле Казан троллейбусларын күрербез», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Нет комментариев