Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы «Тылсым»ы Казанда җиңү яулады

Студия артистларының «Озын озак балачак» спектаклендәге уенын жюри югары бәяләде.

Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе базасында эшләүче «Тылсым» театр студиясе тормышында шатлыклы вакыйга булды. 

Студиядә театр сәнгате нечкәлекләренә өйрәнгән, татарча камил белгән, сәхнәне яраткан балалар «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең республика театр фестивалендә беренче урын яуладылар. 

Аларны фестивальгә остазлары, Татарстанның атазанган артистлары, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры актерлары Чулпан Әскәрова белән Энҗе Шиһапова әзерләде. 

«Бу юлы фестивальдә Мостай Кәримнең «Озын озак балачак» спектаклен күрсәттек. Малайлар һәм кызларыбызның уенын жюри югары бәяләде. Без остазлар балаларда туган телгә, театрга мәхәббәт тәрбия алуыбыз белән бәхетле», – диде «Тылсым» студиясе педагогы, Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шигапова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге Чаллы театры татарстанның атказанган артисты