Ирен «кайтарыр» өчен 300 мең сум түләгән
Яңалыклар тасмасы

Ирен «кайтарыр» өчен 300 мең сум түләгән

Хатын-кыз ай дәвамында сихерче белән элемтәдә торган.

Чаллыда бер хатын, үз гаиләсен саклап калырга теләп, мошенниклар тозагына каба. 25 яшьлек шәһәрдәшебезне ире ташлап киткән була. Бозым бар дип уйлап, ул интернет челтәрендә сихер турында сайтка юлыга. Хатын-кыз ай дәвамында сихерче белән элемтәдә тора, әмма сөйдергечләрнең файдасы булмый. Шәһәрдәшебезнең акча янчыгы шактый кими – ул мошенникларга 321 мең сум акчасын күчерә. Үзенең «сихерләнгәнен» аңлап алгач, хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә.   
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев