Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 47 яшьлек җәяүлене бәрдерделәр

Юл-транспорт һәлакәте кичке 8дә булды.

Казан проспектында җәяүле катнашында авария теркәлде. "Фольксваген Тигуан" машинасы 47 яшьлек ир-атны бәрдерде. Ул юлны тиешсез урыннан чыккан була. Аны хастаханәгә озаттылар. Хәзер ул травматология бүлегендә дәвалана. 

Шунысы аяныч, бу беренче очрак түгел. Өч ай эчендә җәяүлеләр катнашында 28 авария теркәлде. 28 кеше төрле тән-җәрәхәтләре алды. 10 яшьлек баланың гомере өзелде. Ул да юлны тиешсез урында чыга. Машина бу вакытта зур тизлек белән хәрәкәт иткән була. (фаҗига турында монда язган идек) 

Инспекторлар әйтүенчә, аварияләргә күп очракта җәяүлеләр үзләре сәбәпче. Юл кагыйдәләрен бозалар, җитмәсә, ашыгалар, игътибарсыз йөриләр. Тиздән каникуллар җитә. Бу вакытта ата-аналарга балаларына игътибарлырак булырга, күбрәк аңлату эшләре алып барырга чакыра ЮХИДИ хезмәткәрләре. Җәй көне велосипед, самокатта йөрүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәте бермә-бермә арта, ди алар. Әйтик, узган ел 15 авария теркәлде. (Бу хакта моннан укый аласыз). 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ рейд операция