Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Рәис Беляев урамында көтелмәгән хәл

8 яшьлек бала хастаханәгә эләкте.

Велосипед, самокатлар сезоны башланды гына, инде беренче зыян күрүчеләр бар. Рәис Беляев урамында бала катнашында юл-транспорт һәлакәте булды: 8 яшьлек малайны «Лада Веста" машинасы бәрдерде. Бала юлны ашыкмыйча гына җәяүле юлыннан чыккан була. Аны хастаханәгә озаттылар. Бәхеткә, ул җиңелчә җәрәхәтләр белән котылды. 

Чаллы инспекторлары игътибарлы булырга чакыра. Тиздән каникуллар чоры башлана. Бу вакытта аварияләр санының бермә-бер артуы күзәтелә. Узган ел шәһәрдә велосипедта йөрүче балалар катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 9ында балалар гаепле. Самокатта һәм роликлы конькиларда йөрүчеләр белән 5 юл һәлакәте булды. Анда да 3 очракта юл кагыйдәләрен балалар бозды. 

Фотолар ЮХИДИ пропаганда бүлегеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспорт һәлакәте