Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 71 кешегә талпан кадалган

Мәгълүм булганча, талпаннар борреллиоз дип аталган яман инфекция чыганагы булып тора.

Быел, яз иртә килү сәбәпле, талпаннар 28 мартта ук уянган. Чаллыда 71 кешегә талпан кадалган. Бу хакта шәһәрнең штаттан тыш баш эпидемиологы Елена Кәримова  хәбәр итте. 

Ул кешеләргә урманнарда, паркларда йөргәндә ябык кием кияргә, махсус спрей сибәргә, тәннең ачык урыннарына крем сөртергә киңәш итте. 

Талпан кадалса, эш көннәрендә яшәү урыны буенча шифаханәләргә, ял көннәрендә балалар – Кама балалар медицина үзәгенә, ә зурлар ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Табиблар бөҗәкне алып, кешегә борреллиозга каршы препарат кадыйлар. 

Мәгълүм булганча, ул начар дәвалана торган зәһәр авыру. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре талпан кергәч әлеге авыру башланмасын өчен беренче өч тәүлек эчендә бер тапкыр доксициклин дигән антибиотик эчәргә куша. Әлеге дару бездә 8 яшьтән, чит илләрдә, мәсәлән, АКШта аны туганнан башлап куллану рөхсәт ителгән.  Антибиотикның дозасын табиб билгеләргә тиеш.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вируслы энцефалиттан профилактика чаралары юк дип саный, шуңа күрә Көнбатыш илләрендә соңгы елларда иммуноглобулин кертүне туктатканнар. Бездә кулланыла торган энцефалит иммуноглобулинының ярдәм итү-итмәве төгәл өйрәнелмәгән. Бары табиб белән киңәшләшеп кенә әлеге даруны куллануны хәл итеп була. Башка профилактика чаралары нәтиҗәле  түгел, шуңа күрә энцефалиттан саклануны алдан уйлап куярга кирәк. Вакцина  ясату - нәтиҗәле чара. Ул  урманда эшли торган яисә табигатьтә еш була торган кешеләргә аеруча файдалы. "Вакцина кешегә берничә еллык көчле иммунитет бирә", - ди белгеч.

фото //pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек