Чаллыда җәмәгать транспортында бушлай йөртәләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җәмәгать транспортында бушлай йөртәләр

Мэр махсус карар кабул итте.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев 9 май Җиңү бәйрәменә халыкка үзенчәлекле бүләк әзерләгән.

Аның карары буенча 9 майда Чаллыда җәмәгать транспортында (трамвайда, автобусларда һәм «Газель»ләрдә) бушлай йөреп булачак. 

Бәйрәм чаралары иртәнге 9 да герой шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салудан башланып китә. 

Автозавод, Үзәк, Комсомол  районнарында төрле чаралар оештырыла. 
Яр буе паркы мәйданында «Җиңү өчен»  дип исемләнгән театраль тамаша 17 сәгатьтә башлана. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җәмәгать транспорты бушлай

Нет комментариев