Чаллыда яшәүче егет Түбән Камалыга пистолет белән аткан
Соңрак ул аның алдында гафу үтенгән.
Түбән Кама шәһәрендәге бер йорт домофонына Чаллыдан килгән егет эләгә. Видеодан күренгәнчә, ул подьезд янында яшьтәше белән мөнәсәбәтләрен ачыклый, аңа кереп китәргә комачаулый. Бәхәс вакытында шәһәрдәшебез башта пистолеттан берничә тапкыр идәнгә, соңыннан каршындагы егетнең башына ата.
Хокук сакчылары 19 яшьлек егетне тәүлек эчендә тоткарлый. Аның әйтүенчә, ул Түбән Камага дуслары янына килә. Йорт янында таныш түгел ир-ат белән ызгыша, аннары корылмаган пневматик пистолеттан идәнгә ата. Полиция хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, зыян күрүчеләр юк, корал экспертизага юлланган. Тикшерү эшләре бара.
Чаллы егете бу гамәле өчен гафу үтенә, кешеләргә бүтән зыян салмаска вәгъдә бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев