Чаллыда «Яшьләр вакыты» фестивале меңләгән студентны бер мәйданга җыйды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Яшьләр вакыты» фестивале меңләгән студентны бер мәйданга җыйды

Фестивальдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та видеоэлемтә аша сәламләде. Ул студентларга яңа ачышлар һәм уңышлар теләде.

Чаллыда «Яшьләр вакыты» фестивале узды. Быел әлеге чара беренче тапкыр Татарстанның тугыз шәһәрендә – Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Чистай, Яшел Үзән һәм Лениногорскида бер үк вакытта оештырылды. Анда барлыгы 40 меңнән артык кеше катнашты.

Чаллыдагы бәйрәм чаралары шәһәрнең төп мәйданы – Азатлык мәйданында узды. Беренче курс студентларын яшьләр сәясәте учреждениеләре һәм иҗтимагый партнерлар әзерләгән күргәзмә зоналары һәм интерактив мәйданчыклар каршы алды.

Студентлар Чаллының әйдәп баручы предприятиеләре вәкилләре белән аралашты, стажировка узу мөмкинлекләре һәм бүгенге көндә ихтыяҗ зур булган һөнәрләр турында белде. Шулай ук катнашучылар квестларда, викториналарда һәм төрле интерактив чараларда актив катнашты.

Бәйрәмне «Шатлык» яшьләр үзәгенең иҗат коллективлары һәм шәһәрнең студентлар командалары чыгышлары белән концерт программасы тулыландырды. Чараның төп мизгелләренең берсе – Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Салаховның яшьләргә мөрәҗәгате булды.

«Татарстан Республикасында яшьләребезнең белем алуы, үсүе, иҗат һәм спорт белән шөгыльләнүе, икътисадның төрле тармакларында үзләрен тормышка ашыруы өчен барлык шартлар да тудырыла. Без киләчәктә дә бу мөмкинлекләрне тәкъдим итәчәкбез. Һәр студентның зур тормышка ышанычлы адым атлавын телибез», – дип билгеләп үтте Фәрит Салахов.

Фестивальдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та видеоэлемтә аша сәламләде. Ул студентларга яңа ачышлар һәм уңышлар теләде.

«Бүген Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында 1нче курс студенты көне уңаеннан чаралар уза. Бу көн студентлыкның башлануын аңлата. Ул – һәр кеше тормышындагы иң якты чорларның берсе, кыю идеяләр, чын дуслык һәм беренче зур җиңүләр вакыты. Сезне шушы матур бәйрәм белән котлыйм! Алда сезне яңа ачышлар һәм шәхси җиңүләр белән тулы чор көтә. Һәрвакыт безнең ярдәмгә өметләнә алуыгызны белегез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Бәйрәм актив катнашучылар арасында призлар уйнату белән дәвам итте. Кич «Нур» яшьләр үзәгенең «Барысы да үзебезнеке» музыкаль квартирнигы белән тәмамланды. Ул студентларга җылы хисләр һәм яңа танышулар бүләк итте.

nabchelny.ru фотолары
 


Нет комментариев