Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иң чибәр һәм талантлы әнине сайлаячаклар

Шәһәрдә “Lady mama-2023” конкурсы үтәчәк.

6 мартта “Нур “ яшьләр үзәгендә “Lady mama-2023” бәйгесе узачак. Анда декрет ялындагы 15 әни катнаша. Катнашучылар 18 яшьтән алып 40 яшькә кадәр. Хәзерге вакытта әзерлек эшләре бара. 

-    Конкурс Чаллыда инде 5нче ел үткәрелә. Максаты – декрет ялындагы әниләрне өйләреннән чыгару. Талантлары белән таныштыру. Алар конкурста үзләре турында презентация, иҗади номерлар ясаячак. Берәүләр җырларга, биергә планлаштыра, икенчеләре сабын куыгы (мыльные пузыри) ясамакчы. Дефиле булачак. Кызларны төрле номинацияләр буенча билгеләячәкбез. Җиңүче бер генә әни булачак, - дип сөйләде “Заман” яшьләр үзәгенең “Мамина среда” проекты җитәкчесе Сиринә Габделбәрова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс бәйге Әниләр